RealMusic
6 лет

Энилэр- татарча

4:42
Лицензия
Автор музыки
Разида Ахметова
Автор текста
Гульнара Махиянова
Исполнитель
Разида Ахметова
Текст
Әниләр
Гөлнара МАХИЯНОВА сүзләре
Рәзидә Әхмәтова көе
1.Әнкәйләрнең назлы карашына
Күзләренә сыйган бар галәм,
Кадерликче газиз әнкәйләрне.
Мәрхәмәтле булсын һәр балаң.
Куш.-та:
Әни, әни! Иң кадерле исем!
Телдән төшмәс кайда йөрсәм дә!
Шәл-яулыгың иңнәремә салып
Балачакка кайтып килсәм дә...

2. Озатып кала, каршы чыгып ала
Тыңгы белмәс газиз әнкәйләр.
Кайнар икмәк, назлы караш белән
Сөтлө чәен ясап... көтәләр...
Куш.-та:
Әни, әни! Иң кадерле исем!
Телдән төшмәс кайда йөрсәм дә!
Шәл-яулыгың иңнәремә салып
Балачакка кайтып килсәм дә...
3. Әнкәй, әнкәй! Иң кадерле исем!
Тик моңсурак нигә күзләрең?
Моңлы кошның моңын отар идем,
Табалмыймын әйтер сүзләрне...